news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновскида "Cөмбелә бәйрәме"нә чакыралар

Конкурста җиңүчеләргә Татар мәдәният үзәгендә узучы концерт hәм театрларга чакыру билетлары бүләк ителәчәк.

(Казан, 26 сентябрь, "Татар-информ"). 5 октябрь көнне 11:00 сәгатьтә Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә көзге уңышны җыеп алганнан соң уздырыла торган халкыбызның борынгы "Сөмбелә бәйрәме" оештырыла. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Программада бакчаларда үскән зур яки оригиналь яшелчә, җиләк-җимеш (кабак, алма, кәбестә, помидор, кишер h.б.) конкурсы каралган. Конкурста җиңүчеләргә Татар мәдәният үзәгендә узучы концерт hәм театрларга чакыру билетлары бүләк ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot