news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск татарларының милли автономиясе оешуга 20 еллык тантанага 1200 делегат чакырылган

Автономия җитәкчесе Рәмис Сафин соңгы елларда яшьләрнең активлыгы дин юнәлешендә генә күзәтелүен әйтте.

Ульяновск татарларының милли автономиясе оешуга 20 еллык тантанага 1200 делегат чакырылган
Салават Камалетдинов

(Казан, 19 декабрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген, 19 декабрьдә, Ульяновскидагы Ленин мемориалынының зур концерт залында өлкә татар милли-мәдәни автономиясе оешканга 20 ел тулу уңаеннан “Бергә булыйк, бердәм булыйк!” дигән тантана узачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Ульяновск өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин хәбәр итте.

“Бәйрәмгә өлкәдән 1200 кеше чакырулы. Алар арасында укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, имамнар бар. Шулай ук күрше төбәкләрдән мохтарият җитәкчеләре дә килә. Без, беренче чиратта, исәннәрне олыларга, үлгәннәрне искә алырга җыелабыз. Безнең милли хәрәкәт башланганга – 30, ә мохтариятнең үзенә 20 ел, шуңа бәйрәмне зурлап үткәрергә җыенабыз”, – диде Рәмис Сафин.

Бәйрәмгә, Татарстан вәкиле буларак, ТР Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев та чакырулы.

25-30 ел бер буын алышыну дәвере дип карала. Мохтарият җитәкчесе Рәмис Сафин “Татар-информ” хәбәрчесенә бу вакыт эчендә милли-мәдәни һәм тел мәсьәләсендә яшьләрнең активлыгы кимүен әйтте.

“Яшьләрдә активлык күренми. Бездә алар фанатик рәвештә дингә кереп китә”, – диде ул.

Ульяновск өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтарияте 1997 елда оеша. Хәзерге көндә өлкәдә 150 мең татар гомер итә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100