news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск татарлары Татар теле һәм мәдәнияте көнен бәйрәм итте

Казан язучылары катнашында үткән әдәби-музыкаль чара шагыйрь Габдулла Тукайның туган көненә багышланган.

(Казан, 28 апрель, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Ульяновск шәһәренең 17нче “Содружество” китапханәсендә Татар теле һәм мәдәнияте көне узган. Бу хакта Ульяновск өлкәсенең "Өмет" татар газетасы хәбәр итә.“Туган тел” дип аталган әлеге чарага Казаннан да кунаклар чакырулы булган. Ульяновск өлкәсендәге милләттәшләр белән очрашуга Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов һәм Россия Президенты карамагындагы Мәдәният һәм һәм сәнгать буенча совет әгъзасы, Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис килгән. Алар җирле шагыйрьләрне, татар теле укытучыларын кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап биргән. Ренат Харис шигырьләр укыган. Казан кунаклары үз китапларын, автограф куеп, китапханәгә дә бүләк иткән.

Бәйрәм кичәсендә 2нче Балалар иҗаты үзәгенең "Болгар" татар ансамбле һәм Ульяновск татар мәдәнияте үзәгенең "Хыял тамчылары" татар балалар җыр ансамбле чыгыш ясаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100