news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск татарлары Үрән авылының 355 еллыгын бәйрәм иттеләр – "Өмет" газетасы

Үрәннең гомер бакыеннан татар-мөселман авылы булуын раслап, ерактан ук мәчет манарасы балкый, гыйбадәтханә олы юл буенда урнашкан.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», «Өмет», Рузия Хәлимова). Ульяновск өлкәсенең Чардаклы районы территориясе буйлап аккан Үрән елгасы киңлекләрендә – табигатьнең искиткеч гүзәл почмагында саф татар авылы урнашкан. Енганаево, ягъни Үрән – шушы төбәктә милләттәшләребез күмәкләшеп яшәгән иң зур авылларның берсе.

Архив мәгълүматлары раславынча, 1661 елда йомышлы (служилый) татар Янганайка Кадышев Казан өязенә кергән әлеге җирләрне иген игү нияте белән үзенә ала. Ул нигез салган авылда 32 татар гаиләсе яши башлый. Енганаево авылы шул рәвешле барлыкка килә. Үрән елгасы буенда урнашканга күрә, авылга Үрән дигән икенче исем дә бирелә.

Ерак тарих битләренә күз салсак, X нчы гасыр башында Багдад шәһәреннән Идел Болгарстанына юл тотучы танылган сәяхәтче ибн Фадлан үзенең елъязмаларында нәкъ менә шушы Үрән елгасын телгә алып үткән дә инде. Юкка гына түгел, билгеле, биредә ул заманда борынгы болгар бабаларыбыз яшәгәннәр.

Күптән түгел генә, 30 октябрьдә авыл мәдәният йортында Үрәннең 355 еллык юбилеена багышланган тантана гөрләп үтте.

Бәйрәм кунаклары иң әүвәл фойеда бай эчтәлекле күргәзмәләр – татар халык ашлары, милли киемнәр, уңган  хуҗабикәләрнең  кул эшләре, данлыклы авылдашларына багышланган стендлар, татарча көрәш остасы Рөстәм Карипов яулаган кубоклар белән таныштылар.

Шифалы дога белән башланган эш, әлбәттә инде, нәтиҗәле була, күркәм уза. Бәйрәмне авылның имам-хатыйбы Тәлгать хәзрәт Нуруллов Коръән-Кәримнән сүрә уку белән башлап җибәрде. Аннары очрашуда катнашучыларны район администрациясе башлыгы урынбасары Александр Майнцев сәламләде. Ул район җитәкчесе Виктор Самойловның котлау сүзләрен ирештереп, Наилә Забихуллова, Римма Садыркаева, Миләүшә Сафиуллова, Илнур Хәмзин һәм Эльмира Кәримовага Рәхмәт хатлары тапшырды. Тынгысыз йөрәкле фидакарьләрнең мәдәният һәм сәнгать үсешенә зур өлеш кертүләре әнә шулай югары бәяләнде. Ә Үрән авыл хакимияте башлыгы Илфар Садыркаев авылдашларының Бөек Ватан сугышы чорында ничек яшәүләре турында мавыктыргыч итеп сөйләде.

«Сугышка кадәр авылыбызда 3 меңнән артык кеше исәпләнгән. Барлыгы 288 үрәнле фронтка китәләр, шуларның 128е туган якларына кире әйләнеп кайта. Кызганычка каршы, 160 авылдашыбыз туган илебез азатлыгы өчен яу кырында мәңгелеккә ятып калалар. Бүген Үрәндә 5 сугыш ветераны, 21 тыл хезмәтчәне, 80 сугыш чоры баласы гомер кичерә. Аларны онытырга хакыбыз юк, һәркайсына кадер-хөрмәт күрсәтергә тиешбез», – диде авыл җирлеге башлыгы.

Татар мохтариятенең район советы рәисе Җәмил Хакимов Үрән авылы халкының уңган, тырыш булуына чиксез соклануын белдерде. «Иң беренче чиратта, замана сынауларына да карамастан, саф татар авылы булып калуыгыз, милли йөзегезне югалтмаган өчен олы рәхмәтемне ирештерәм. Дөньялар тамырдан үзгәрсә дә, бу авыл яши, чәчәк ата, иртәгәсе көнгә зур ышаныч белән карый. Сезнең поселениегә караган бер генә гектар җир дә чәчелмичә калганы юк әле. Биредә хосусый предприятиеләр, фермер хуҗалыклары гөрләп эшли. Мәктәп, балалар бакчасы, клуб, мәчетегез беркайчан да буш тормый, һәрвакыт халык белән тулы. Бай тарихлы Үрән киләчәктә дә үзенең кыйбласына тугрылыклы булып калсын иде»,– диде ул һәм дистәгә якын милләттәшебезне мохтариятнең Рәхмәт хатлары белән сөендерде.

Ә район сайлау комиссиясе рәисе Николай Трофимов күптән түгел узган сайлауларда бердәм булулары, оешканлык күрсәтүләре өчен авыл халкына рәхмәт сүзләрен җиткерде. Шулай ук авылның ветераннар советы рәисе Дамир Бадамшин, «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Гөлсинә Герасимова һәм Ульяновск өлкәсенең ОМОН отряды командиры, полковник Вагиз Камалдинов та Үрәннең 355 еллык юбилее уңаеннан эчкерсез тәбрикләү сүзләрен юлладылар.

Күркәм бәйрәмне оештыручылар тырыш, намуслы хезмәтләре белән ихтирам һәм абруй казанган авылдашларын хөрмәтләргә дә онытмады. Мидхәт абый белән Нәгыймә апа Габитовлар менә 67 ел инде язмыш сукмагыннан бергә атлыйлар икән. Бәхетле парга тантаналы рәвештә истәлекле бүләк тапшырылды. Фиркать һәм Рәмзия Алиулловларның өч игезәк уллары туганнан соң ике дистә елдан артык вакыт узган инде.

Бертуган Илмас, Ильяс һәм Алмаз Россия Армиясе сафларында хезмәт итеп кайтырга да өлгергәннәр. Илмас белән Ильяс гаиләләр корып, балалары туу шатлыгын да кичергәннәр икән. Батыр егетләрне сәхнә түренә чакырып, бүләкләр бирделәр. Тантананың концерт программасы да бай эчтәлекле итеп әзерләнгән иде. Татар мәдәният үзәгенең «Идел» җыр һәм бию ансамблен (сәнгать җитәкчесе – Татарстанның атказанган артисты Әлфия Рамазанова) халык аеруча җылы кабул итте. Шулай ук Ульяновск шәһәреннән «Болгар» балалар ансамблен дә (җитәкчеләре – Алсу Туктарова белән Ринат Сөләйманов) көчле алкышларга күмделәр. Билгеле инде, алкышларның иң көчлесе якташлары – җирле сәхнә осталары хөрмәтенә яңгырады. Педагог Миләүшә Сафиуллова җитәкчелек иткән бию төркеме, «Үрән йолдызлары» ансамбле һәм Рауза Яруллова, Мәдинә Хәйруллина, Гөлсинә Герасимова чыгышы тамашачылар күңеленә бик тә хуш килде.

Бүген Үрән авылында 1080 кеше гомер кичерә, шуларның өчтән бер өлеше – пенсионерлар. Кызганычка каршы, демография күрсәткечләре борчуга сала – биредә дә алык саны елдан-ел кими бара. Авылда урта мәктәп, балалар бакчасы, китапханә, мәдәният йорты, медпункт, почта бүлеге, дүрт кибет, ике мебель цехы эшләп тора. Үрәннең гомер бакыеннан татар-мөселман авылы булуын раслап, ерактан ук мәчет манарасы балкый, гыйбадәтханә олы юл буенда урнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100