Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ульяновск татарлары Рәис Заһидуллинны яңа вазыйфа белән котлады
21 ел педагогик стажга ия мөгаллим өлкәнең мәгариф һәм фән министры итеп билгеләнде.
(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”) Ульяновск татар милли-мәдәни мохтарияте өлкәнең Белем бирү һәм системалы инновацияләр үзәге җитәкчесе Рәис Заһидуллинны Ульяновск өлкәсе мәгариф һәм фән министры итеп билгеләнүе белән котлады. 21 ел педагогик стажга ия Рәис Рамазан улын министр итеп билгеләү турындагы карарны өлкә губернаторы Сергей Морозов чыгарган, дип хәбәр итә Ульяновск татарларының “Өмет” газетасы.
Педагогик фәннәр кандидаты, доцент, “2002 ел укытучысы” өлкә конкурсында җиңүче Рәис Заһидуллин Казахстанда белем алган. Караганда дәүләт университетын тәмамлаганнан сон, 1994 елда Ульяновск өлкәсенә күчеп кайткан һәм берничә ел авыл мәктәбендә укытучы булып эшләгән. Ә 1999 елда Ульяновск районының Шиловка мәктәбе директоры вазифасын башкаруга керешкән. 2002 елда “Ел укытучысы” Бөтенроссия конкурсында катнашкан. Аннары Ульяновскиның агробизнес институтында экономика фәнен укыткан. 2004 елда мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү институтында эшли башлаган. Бүгенге көнгә кадәр ул Ульяновск өлкәсенең белем бирү һәм системалы инновацияләр үзәгенә җитәкчелек итте.
“Безнең педагоглар Россия күләмендәге конкурсларда үзләрен актив күрсәтә һәм югары күрсәткечләргә ирешә. Нәкъ менә шундый укытучылар Россиянең киләчәктә уңышын билгеләүче сәләтле балалар белән эшләүгә бәһасез өлеш кертә. Губернатор Сергей Морозовның булышлыгы белән төбәгебездә педагогик хезмәткәрләрнең профессиональ үсешен тәэмин итү буенча зур эшчәнлек алып барыла. Алар өчен төрле конкурслар – “Педагогик дебют”, “Ел укытучысы”, “Ана теле укытучысы” дип исемләнгән бәйгеләр оештырыла. Әлеге конкурслар безнең укытучыларның иҗади потенциалын ачыклау мөмкинлеге тудыра”, – дип белдергән өлкәнең яңа мәгариф һәм фән министры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз