Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ульяновск татарлары православие динен мәктәпләрдә аерым фән итеп укытуга протест белдерде
Ульяновскиның өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте 2016 елга нәтиҗә ясады.
(Казан, 1 гыйнвар, “Татар-информ”, “Өмет”, Исхак Хәлимов). Яңа ел алдыннан Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы узды. Анда милли оешма тарафыннан ел дәвамында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды һәм киләсе елга эш планы расланды, дип хәбәр итә Ульяновск өлкәсенең "Өмет" татар газетасы.
Утырышта милләттәшләребезне өлкә губернаторы киңәшчесе, Россиянең атказанган укытучысы Александр Букин сәламләде. Ул татарларның бердәм, оешкан булуына соклануын белдерде.
Ә өлкә мөселманнарының баш имам-ахуны, төбәк Диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин халкыбызның милли үзаңын үстерү, иманын ныгыту юнәлешендә нәзарәтнең мохтарият белән бергә эшләве турында сөйләде. Өлкә губернаторы администрациясенең стратегик үсеш идарәсе башлыгы Сергей Паховский төбәк башлыгы Сергей Морозовның җылы тәбрикләү сүзләрен ирештерде. Татар мохтарияте өлкәдә генә түгел, ил күләмендә иң яхшы эшләүче милли берләшмәләрнең берсе булып санала, без моның белән горурланабыз һәм татар җәмәгатьчелегенә рәхмәтебезне җиткерәбез, диде ул.
Сәламләү сүзләре тәмамланганнан соң, мохтариятнең бүлек җитәкчеләре үз эшчәнлекләре хакында хисап тотты. Мәгариф бүлеге башлыгы Әлфия Абутдинова җитди проблемаларга да тукталды. Мәктәпләрдә ана телен өйрәнү өчен билгеләнгән сәгатьләр саны елдан-ел кими, ә Мәләкәс районы Филип мәктәбендә, әти-әниләрнең теләген исәпкә алып, татар телен бөтенләй укытмый башлаганнар, диде ул.
Мохтариятнең фән бүлеген әйдәп баручы Хәйдәр Галиуллин исә Димитровградның Г.Тукай исемендәге 22 нче мәктәбендә спортзал булдыру мәсьәләсен күтәреп чыкты. Киләсе елда шәһәр бюджетыннан спортзал бинасын ремонтлау максатында - 1 миллион 680 мең сум, Сабан туе бәйрәмен һәм татар галимнәре форумын оештыру өчен 100әр мең сум акча бүлеп биреләчәк, дип белдерде.
Мохтариятнең мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләре белән эшләүче бүлеге җитәкчесе Ирина Сәйфетдинова әйтүенчә, бүген Ульяновскиның 20, 56, 242, 90 һәм 54 нче санлы балалар бакчаларында татар теле һәм мәдәнияте өйрәнелә. Киләсе елда тагын берничә ясли-бакчага ана телебез үтеп керер, дип ышанабыз, диде ул. Ә мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамилә Сафина авыл клубларын - музыкаль аппаратура, анда йөрүче үзешчән сәнгать осталарын милли костюмнар белән тәэмин итү мәсьәләсен чишүдә ярдәм сорады.
Массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Исхак Хәлимов яңалыклары белән уртаклашты: киләсе елда Иске Кулаткыда - татар телле мәгълүмат чараларының беренче төбәкара форумы, Кәшә авылында - язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Насыйровны искә алу кичәсе, Ульяновскида татар язучыларының чираттагы өлкә форумы үтәчәк.
Малтабарлар белән эшләү бүлеген әйдәп баручы Камил Мусин исә "Сембер" бизнес-клубы эшчәнлеге хакында тәфсилләп сөйләде. Ул шахмат буенча герой-шагыйрь М.Җәлил истәлегенә үткәрелүче традицион турнирда башка милләт вәкилләрен дә катнашырга чакырды. Ульяновск өлкәсенең татар язучылары берләшмәсе рәисе Равил Шәфигуллин, татар хатын-кызларының "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Кәримә Алиуллина, яшьләрне үз канаты астына җыярга омтылучы "Яңа буын" лидеры Лилия Малышина һәм "Бәхет" танышу клубы хуҗабикәсе Алсу Низамутдинова да үз эшчәнлекләре белән таныштырып узды.
Ә инде "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалының Ульяновскидагы филиалы иҗат төркеме тырышлыгы белән әзерләнгән "Тарихта калган эшләр" дип аталучы фильмны караганнан соң, өлкә мохтарияте рәисе Рамис Сафин татар җәмәгатьчелеге алдында торган бурычларга тукталды. "Сөенечле хәбәрләрдән башлыйм әле. "Сембер-Ульяновск төбәге татарлары" энциклопедиясенең дәвамын, икенче томын әзерләүгә керештек. Танылган якташларыбыз турында мәгълүматларны автономиягә юлласагыз иде. 21 февральдә - Халыкара ана теле көнендә татар теле укытучыларының өлкә съезды узачак.
Сүз уңаеннан, Россия Мәгариф министрлыгы 1 сентябрьдән мәктәпләрдә православие динен аерым фән буларак укыта башларга ниятли. Без - Ульяновск татарлары, моңа катгый рәвештә каршы булуыбызны белдерәбез. Тиздән менә шушы залда өлкә татар театрларының икенче фестиваленә старт биреләчәк. Үзешчән театр коллективлары аңа бүгеннән үк әзерләнә башласыннар иде. Соңгы вакытта районнарда үткәрелүче Татар теле һәм мәдәнияте көннәренә халык азрак йөри башлады, шунлыктан, киләсе елдан аларны якшәмбе көннәрендә оештыру карарына килдек", - дип белдерде Рамис Сафин.
Башкарма комитет утырышының ахырында мохтарият активистларына өлкә губернаторы, парламенты, шәһәр Думасы, Бөтендөнья татар конгрессы, Федераль татар мохтарияте һәм өлкә мохтарияте җитәкчеләре тарафыннан имзаланган Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында танылган эшмәкәрләр Марат Якупов, Рәис Низамутдинов, ана теле укытучылары Гөлфәрия Латыйпова, Динә Айнетдинова, Ләйсән Гинятуллина, спортчы Минсәет Тазетдинов, меценат Эдуард Ганеев, Иске Кулаткы район хакимияте башлыгының кеше потенциалын үстерү буенча беренче урынбасары Венера Деникаева, үзешчән сәнгатьтә катнашучы Әнвәр Латыйпов та бар.
Шулай ук өлкә Сабан туенда "Иң яхшы милли подворье" конкурсында җиңүчеләр дә игълан ителде. Вешкайма, Николаевка, Мәләкәс, Новоспасское, Чардаклы, Сенгилей һәм Тереньга районнары подворьелары шушы мактаулы исемгә лаек булды.
Утырыш халкыбыз гимны - "Туган тел"не күмәкләшеп башкару белән тәмамланды, дип хәбәр итә "Өмет" газетасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз