Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ульяновск татарлары дуслык бәйрәменә чакыра
Чарада «Күпмилләтле төбәк», «Дуслык ишегалды», «Балачак ишегалды» һәм башка мәйданчыклар эшләячәк.
(Казан, 18 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). 22 май көнне Ульяновскида «Дуслык урамы» дип аталган бәйрәм була.
«Ульян төбәгендә йөздән артык милләт яши. Әлеге бәйрәм халыкара дуслыкны тагын да ныгытуга багышлана. Бик күңелле булачак. Кунаклар өчен „Күпмилләтле төбәк“, „Дуслык ишегалды“, „Балачак ишегалды“, „Дуслык җыры“ һәм башка мәйданчыклар эшләячәк. Концерт та була», — диде Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Ульяновск өлкәсе Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина.
Дуслык көне 2017 елдан бирле үткәрелә. «Бәйрәм беренче тапкыр 2017 елда уздырыла. Ульяновск өлкәсенең ул вакыттагы губернаторы Сергей Морозов шул турыдагы документка 2016 елда кул куя. Халык тавыш бирүе белән бәйрәмнең көне дә билгеләнә», — диде Рамилә Сафина «Татар-информ» хәбәрчесенә.
«Дуслык урамы» бәйрәме «Губернатор» мәдәният сарае каршындагы мәйданда 15 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз