news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск шәһәрендә, көзге уңышны җыйгач, "Сөмбелә" бәйрәме үткәрделәр

Бәйрәмгә бай эчтәлекле программа әзерләнгән иде.

Ульяновск шәһәрендә, көзге уңышны җыйгач, "Сөмбелә" бәйрәме үткәрделәр
emet73.ru/

(Казан, 7 октябрь, "Татар-информ"). Ульяновск шәһәренең Татар мәдәният үзәге каршындагы мәйданда "Сөмбелә бәйрәме" гөрләп узды. Халкыбыз әлеге борынгы бәйрәмне көзге уңышны җыеп алганнан соң үткәрә. Бу турыда "Өмет" газетасы хәбәр итә.

"Сөмбелә бәйрәме" уңаеннан мәдәният үзәгенең иҗат коллективы бай эчтәлекле программа әзерләгән иде. "Уңыш-2019" күргәзмәсендә урын алган яшелчәләр һәм җиләк-җимешләргә, шулай ук яңа уңыштан пешерелгән татар халык ашларына конкурс нәтиҗәләрен игълан иткәннән соң, кызыклы һәм мавыктыргыч иҗади бәйгеләр һәм милли уеннар башланып китте.

Халкыбызның тырыш, уңган һәм эшчән булуын тасвирлаган конкурсларда балалар да, яшьләр дә, олы буын вәкилләре дә бик теләп катнаштылар. Ә "Хыял тамчылары" балалар вокаль коллективы һәм "Идел" халык җыр-бию ансамбле тамашачыны моңлы көйләре, дәртле биюләре белән шатландырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100