Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ульяновск шәһәрендә грек-рим көрәше буенча Рамис Садиев исемендәге турнир үткәрелде
Турнирда Россиянең 15 төбәгеннән 150 дән артык егет "Иң оста һәм иң көчле көрәшче" исемен алу өчен көч сынашты.
(Казан, 8 ноябрь, "Татар-информ"). Ульяновск шәһәре соңгы елларда Бөтенроссия, халыкара бәйге һәм спорт фестивальләре уздыру мәйданчыгына әверелде. Башка спорт төрләре белән бергә, биредә 20 елдан артык татар көрәше буенча да Идел буе төбәкләренең зур бәйгесе үткәрелеп килә. Ә бүгенге грек-рим көрәше буенча оештырылган ярыш спортның әлеге төре буенча өлкә федерациясенең элеккеге президенты, моннан биш ел элек фаҗигале төстә вафат булган көрәшче Рамис Садиев истәлегенә багышланган, дип хәбәр ителә Бөтендөнья татар конгрессы сайтында.
Һәр елдагыча, турнирның хөрмәтле кунаклары Рамисның әти-әнисе булды. Милләттәшебез хөрмәтенә уздырылган көрәш бәйгесендә берничә тапкыр дөнья, Европа һәм Олимпия чемпионнары Виталий Константинов, Хәсән Бароев һәм Алексей Мишиннарның катнашуы, турнирның илебездә ни дәрәҗәдә танылуы һәм югары абруе хакында сөйли. Килгән кунаклар танылган көрәшче хакындагы истәлекләре белән дә уртаклашты. Рамис үзенең игезәк ике улын - Данис белән Фидельне дә кече яшьтән үк спортка алып килә. Бүген алар икесе дә яшьтәшләре белән көрәшчеләр келәмендә бил алыша. Үзе исән чакта ул, көрәш белән генә шөгыльләнеп калмыйча, татар милли көрәшенә яшьләрне тарту буенча да зур эш башкара һәм лаеклы ялдагы спорт ветераннарына, аларның гаиләләренә ярдәм итеп яши.
Турнирда Россиянең 15 төбәгеннән 150 дән артык егет "Иң оста һәм иң көчле көрәшче" исемен алу өчен көч сынашты. 130 кг лы авырлыкта беренчелекне Мәскәү өлкәсеннән Алихан Аюбов алса, 98 кг лылар арасында Ульяновскидан Эдгар Хәмидуллинга тиңнәр табылмады.
Ә турнирга берничә көн кала Рамисның дуслары, һәр елдагыча, аның рухына багышлап шәһәр рестораннарының берсендә, зурлап, корбан ашы мәҗлесе дә уздырдылар һәм аның турындагы истәлекләре белән кабат уртаклаштылар, диелә Рамис Сафин хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз