news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск Сабан туе батыры: Федераль Сабан туенда җиңүем беренче тапкыр

«Минем өчен тамашачылар, якыннарым җан атты, бик сөендем», - диде Сергей Павлик.

Ульяновск Сабан туе батыры: Федераль Сабан туенда җиңүем беренче тапкыр
Салават Камалетдинов

Ульяновскида XXII Федераль Сабан туеның абсолют батыры Ульяновск өчен көрәшкән Сергей Павликның федераль Сабан туенда моңарчы җиңгәне булмаган.

«Миңа 35 яшь. Көрәш белән 20 еллап шөгыльләнәм. Соңгы ярты елда спорттан ял иткән идем. Гел көрәш белән шөгыльләнеп йөреп булмаганын аңлыйм. Дәрәҗәле бәйгеләрдә бик күп катнашкан булды, әмма федераль Сабан туенда батыр булуым әле беренче генә тапкыр», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Сергей Павликка тәкә, акчалата бүләк һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның махсус бүләге — Лада Гранта машинасы тапшырылды. Машина ачкычын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

«Күптән түгел машинам ватылган иде, монда бүләккә машина бирделәр. Бик шатландым. Минем өчен тамашачылар, якыннарым җан атты, бик сөендем», - диде батыр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100