Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сергей Павлик Ульяновскидагы федераль Сабан туе батыры булды
Сергей Павликка тәкә, акчалата бүләк һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның махсус бүләге — Лада Гранта машинасы тапшырылды.
Ульяновскида XXII Федераль Сабан туеның төп ярышларының берсе — көрәш тәмамланды. Аның абсолют батыры дип Ульяновск өчен көрәшкән Сергей Павлик табылды.
Сергей Павликка тәкә, акчалата бүләк һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның махсус бүләге — Лада Гранта машинасы тапшырылды. Машина ачкычын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Көрәштә батырлар исемлеге:
- 65 кг үлчәү авырлыгы — Ульяновск өлкәсеннән Артур Хәкимов;
- 75 кг үлчәү авырлыгы — Татарстаннан Динар Кәримуллин;
- 85 кг үлчәү авырлыгы — Ульяновск өлкәсеннән Руслан Сәхбиев;
- 100 кг үлчәү авырлыгы — Татарстаннан Булат Мусин;
- 130+ кг үлчәү авырлыгы — Ульян өлкәсеннән Сергей Павлик.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз