news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновск өлкәсе мөфтие «Ватанга тугрылык һәм хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде

Ульяновск өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдар Сафиуллин Россия Федерациясе Саклану министрлыгының «Ватанга тугрылык һәм хезмәт итү өчен» медале белән бүләкләнде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүләк Россия Федерациясе саклану министры урынбасары - Россия Федерациясе Кораллы көчләре Баш хәрби-сәяси идарәсе җитәкчесе боерыгы белән тапшырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot