news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск өлкәсенең Урта Исәнтимер авылында яңа мәдәният йорты ачылды

Бу авылда 40 елдан артык «Бердәмлек» татар театры эшли.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). 24 ноябрьдә Ульяновск өлкәсенең Яңа Малыклы районы Урта Исәнтимер авылында яңа мәдәният йорты ачылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Урта Исәнтимер — татар мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүче авылларының берсе. Биредә 40 елдан артык «Халык коллективы» дигән исемне йөртүче «Бердәмлек» татар театры эшли. Алар ел саен спектакль әзерләп, Төбәкара татар театры фестивалендә призлы урыннарны ала. Театрның җитәкчесе, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Рәйсә Шәкурова белдергәнчә, спектакльләрдә уйнарга теләүчеләр авылда бик күп, шуңа күрә артистларны сайлап алу мөмкинлеге дә бар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100