news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновск өлкәсенең "Татар кызы-2018" җиңүчесе бу атнада билгеле була

Әлеге исем өчен бәйгенең йомгаклау өлешендә 10 туташ ярышачак.

(Казан, 19 апрель, "Татар-информ").Ульяновск өлкәсенең иң чибәр һәм зирәк "Татар кызы" киләсе шимбәдә, ягъни 22 апрель көнне билгеле булачак. 
 
"Ульяновск өлкәсе татар хәбәрләре" сайты хәбәр итүенчә, бәйгенең "Иң спорт сөючән кыз"ын, "Иң кунакчыл кыз"ны һәм "Иң сәләле кыз"ны инде ачыклаганнар. 
 
Финалда исә бәйгенең җиңүчесен билгеләячәкләр. "Татар кызы-2018" исеме өчен быел конкурсның йомгаклау өлешендә 10 туташ көч сынашачак. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot