news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск өлкәсенең Чардаклы районы "Ак калфак" оешмасы татар музее ачарга экспонатлар җыя

2017 елда Чардаклыда калфак тегеп чигү эшләрен башлап җибәрергә дә килешенгән.

(Казан, 28 декабрь, "Татар-информ", "Өмет"). Ульяновск өлкәсенең Чардаклы район үзәгендә беренче адымнарын башлаган “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы үзенең чираттагы утырышын милли гореф-гадәтләргә, гаилә кыйммәтләренә багышлады. Район Мәдәният йортында урнашкан китапханәдә күптән түгел узган очрашуда районның мактаулы гражданины, милли-мәдәни мохтарият рәисе Җәмил Хакимов алды. Ул татарда гаилә кыйммәтләренең, гореф-гадәтләрнен бик тирән тамырлы икәнен үзе туып үскән гаилә, туган ягы – Татарстанның Чүпрәле районы Кече Чынлы авылы үрнәгендә мисаллар китереп сөйләде. Татар гаиләсен тәрбияләүдә хатын-кызның, ананың роле зур булуын ассызыклады. Очрашуны “Ак калфак” рәисе Гөлсинә Герасимова алып барды. Яңа Кызылсу авылыннан Шакировлар гаиләсе – әти-әниләре һәм кызлары милли киемнәрдән татарда кунак каршылау йоласын күрсәтте һәм “Ак калфак”лыларны сәламләп, җыр башкарды, дип яза Ульяновскиның “Өмет” татар газетасы.

Чараның шактый өлешендә татарның бүгенге көндә иң авырткан җире – ана теленең юкка чыга баруы турында сөйләшү булды. Абдулла авылы мәктәбеннән татар теле укытучысы Чулпан Шиһапова ана теленең мәйданы кысыла баруы, тормыштан төшеп калуы, укыту сәгатьләре елдан-ел кимүе, районның кайбер мәктәпләрендә бөтенләй укытылмавы турында ачынып сөйләде.

“Кайбер мәктәпләрдә дин әһелләре, балалардан һәм ата-аналардан сорап тормыйча, чукыну алымнарын күрсәткәннәр икән. Мондый очракта татар укытучыларыннан да активлык сорала. Бу эштә бигрәк тә христиан руханилары активлык күрсәтә, ә мөселман дин әһелләре мәктәп балалары белән эшләүдән бөтенләй читтә тора. Татарстан телевидениесеннән муллалар, динне өйрәнергә теләгән кеше үзе мәчеткә килсен, дип сөйләделәр. Шулай итеп, Россия мәчетләренә күбесенчә олы яшьтәгеләр генә йөри, ә балалар, яшьләр читтә кала”, – ди Чардаклының “Ак калфак” әгъзалары.

Җирле “Ак калфак” рәисенең урынбасары Наилә Потеева татарга үзенең хокукларын якларга өйрәнергә кирәклеген мисалларда күрсәтеп сөйләде һәм милли тормышта актив булырга чакырды. “Безгә милләт сыйфатында сакланып калу өчен тырыш булып хәрәкәт итәргә кирәк. Татар милләтенең, татар теленең сакланып калу-калмавы безнең буын аша фронт сызыгы кебек кистереп уза, артка чигенергә бер адым да урын юк”, – диде ул.

“Ак калфак”ның 2017 елга эш планы кабул ителде. Беренче кварталда Чардаклыда калфак тегеп чигү эшләрен башлап җибәрергә, Чардаклы бистәсендә татар музее почмагы ачу өчен халыктан экспонатлар җыя башлау килешенде. “Чардаклы татарлары” китабы эшләнә, материаллар туплау дәвам итә, дип яза "Өмет" газетасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100