news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновск өлкәсендә татар мәгарифе көннәре узачак

Чараның максаты - мәгариф өлкәсендә идарә һәм педагогик тәҗрибә уртаклашу һәм өйрәнү.

(Казан, 22 сентябрь, “Татар-информ”). 10-12 октябрь көннәрендә Ульяновск өлкәсендә Татар мәгарифе көннәре узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

Татарстан делегациясе Ульяновск һәм Дмитровград шәһәрләрендәге, шулай ук Иске Кулаткы, Барыш һәм Николаевск районнарындагы белем бирү оешмаларында булачак. Белем бирүдә татар компоненты булган мәгариф оешмалары укучылары һәм мөгаллимнәре белән очрашулар, түгәрәк өстәлләр оештыру планлаштырыла.

Чараның максаты - мәгариф өлкәсендә идарә һәм педагогик тәҗрибә уртаклашу һәм өйрәнү; Татарстаннан читтә татар телен өйрәнү һәм аңа игътибарны арттыру, Ульяновск өлкәсендә яшәүче татарларның мәдәни-белем бирү үсешенә ярдәм итү.

news_right_1
news_right_2
news_bot