Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ульяновск өлкәсендә «Җәлил айлыгы» бара
Айлык кысаларында мәктәпләрдә һәм китапханәләрдә батырлык дәресләре, шигырь кичәләре, әдәби очрашулар үтә.
(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсендә герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышлап «Җәлил айлыгы» бара. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Айлык кысаларында мәктәпләрдә һәм китапханәләрдә батырлык дәресләре, шигырь кичәләре, әдәби очрашулар үтә. Ульяновск татар мәдәният үзәгендә исә шагыйрьгә багышлап шахмат буенча өлкә беренчелегенә традицион турнир узды
Турнирны оештыручы — төбәкнең татар автономиясе каршында эшләүче «Ак тулпар» шахмат клубы. Шагыйрь истәлегенә уздырылучы быелгы турнирда катнашучыларның саны 40 тан артык иде.
Дүрт сәгатьтән артык барган ярышта беренче урынны Александр Киндеев алды. Икенче һәм өченче урыннарны Данис Сафин белән Владимир Ногербеков бүлештеләр. Аларга оештыручыларның дипломнары белән медальләр һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Ә инде турнирда һәр катнашучыга бүләк итеп Муса Җәлилнең рус һәм татар телләрендә басылган шигырь китаплары бирелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз