news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск өлкәсендәге Уразовка авылы мәчетенең 135 еллыгын уздырдылар

“Уразовка” мәчете Россия Федерациясенең мәдәни мирасы исемлегенә кергән.

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”). 6 июльдә Ульяновск өлкәсе, Карсун районы Уразовка авылы мәчетенең 135 еллыгын уздырдылар. Мәчет 1884 елда төзелгән. Бу хакта Россия мөселманнарының Диния нәзарәте сайты хәбәр итә.

  • Бүгенге көндә “Уразовка” мәчете Россия Федерациясенең мәдәни мирасы исемлегенә кергән.

Җыенга 300 кеше чакырылган. Кунакларга пылау әзерләнгәннәр һәм музей экспонатларын күрсәткәннәр.

Чарага Карсун районы җитәкчелеге дә чакырылган. Район башлыгы урынбасары Николай Сизов район җитәкчесе исеменнән чыгыш ясаган һәм бүләк тапшырган.

Чара бәйрәм салюты белән төгәлләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100