news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск өлкәсендә Димитровград Җәмигъ мәчетенең 120 еллыгын билгеләп үттеләр

Борынгы мәчетнең урам ягына караган диварында, биредә элек эшләгән имамнар истәлегенә, ике мемориаль такта ачылды.

(Казан, 31 декабрь, “Татар-информ”, “Өмет”, Равил Шәфигуллин). Бу көннәрдә Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәре һәм Мәләкәс районы мөселманнары Димитровград Җәмигъ мәчетенең 120 еллыгын зурлап билгеләп үтә. Үз гомерендә нинди генә тетрәндергеч вакыйгаларны кичергән, нинди генә мәсхәрәләүләргә дә түзеп калган мәчет бүген исән, Идел буе төбәгендәге иң абруйлы, иң шөһрәтле Аллаһы йортларының берсе, дип яза Ульяновск өлкәсенең “Өмет” татар газетасы.

Мәчетнең 120 еллыгы уңаеннан шәһәрдә истә калырлык чаралар уздырылды. Мәчетнең урам ягына караган диварында ике мемориаль такта ачылды. Истәлек такталарының берсе гаепсездән сәяси корбанга әверелгән имам-хатыйбларга багышланган. Анда әлеге дин әһелләренең исем-фамилияләре, туган һәм атып үтерелгән еллары күрсәтелгән. Алар: имам Гобәйдуллин Гатаулла хәзрәт (1874-1934), мөәзин Бахтияров Ибраһим Мәүлехан улы (1875-1934), имам Мингалиев Әхмәт-Сафа Мингали улы (1876-1937). Әлеге хәзрәтләрнең бөтен гаепләре - Аллаһ юлында булып, халыкка, дингә хезмәт итүләре.

Пәйгамбәр (с.г.в.) үзенең хәдисендә: “Бер кавем үзеннән алда үткән тарихын белмәсә, ул киләчәген дә белмәячәк һәм аңгармаячак”, - дип әйткән. Икенче мемориаль тактаны әнә шушы хәдисне истә тотып ачтылар. Әлеге тактада төрле елларда Җәмигъ мәчеттә имамлык кылган хәзрәтләрнең исемнәре теркәлгән. Бу исемлектә: Вилданов Сахитдин (туган елы билгесез), мәчеттә 1895-1900 елларда эшләгән (ул Мәләкәс-посад байлары Хәсән, Хөснетдин, Сәетгәрәй, Хәсәнҗан, Гәйнетдин хаҗи, Галәү карт тарафыннан Самара өлкәсе Елховка районы Урайкино авылының икенче мәхәлләсеннән чакыртып алынган булган. Хәзрәтнең аннан соңгы тормыш юлы билгеле түгел); Хөснетдинов Ваһаб, туган елы - 1909, эш дәвере - 1992-1994 еллар; Галимуллин Нәбиулла Галимулла улы, туган елы - 1930, эш дәвере - 1994-2004 еллар.

Мемориаль такталарны ачу тантанасында Димитровград шәһәр хакимияте башлыгының беренче урынбасары Михаил Сенюта, Димитровград шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе рәисе, Ульяновск өлкәсенең атказанган машина төзүчесе Фәрит Халиуллин катнашты һәм чыгыш ясады.

Тантанага ерак Дагыстаннан да бер төркем яшь дин әһелләре килгән иде. Җитәкчеләре – “Әс-сәлам” газетасының баш мөхәррире Шамил әфәнде. 

Шул ук көнне шәһәрнең “Восход” Мәдәният йортында халык белән шыгрым тулы залда Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) туган көненә багышланган Мәүлид бәйрәме уздырылды. Әлеге бәйрәмне Фәнис хәзрәт Самигуллов, Димитровград татарларының лидеры Фәрит Халиуллин, Ульяновск өлкәсе мөселманнары баш имам-ахунының беренче урынбасары Фәнис хәзрәт Гыйниятуллин ачып җибәрде. Дин әһелләре Пәйгамбәрнең (с.г.в.) күркәм, асыл әхлакый сыйфатлары турында аңлаешлы итеп сөйләп узды һәм халыкны олуг бәйрәм белән котлады. Аннары тантана Димитровград Җәмигъ мәчете каршында инде берничә ел уңышлы гына эшләп килүче “Дин чишмәсе” ансамбле артистларының чыгышы белән дәвам итте, дип яза "Өмет" газетасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100