Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ульяновск өлкәсендә беренче тапкыр игезәкләр арасында милләтара бәйге узган
Бәйгедә катнашучылар арасында бер үк эштә хезмәт куючы игезәкләрнең булуы һәм Ульяновскиның аерым авылларында игезәкләрнең күпләп тууы ачыкланган.
(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ» Зилә Мөбәрәкшина). Ульяновскида шәһәр һәм өлкә районнарында гомер итүче игезәкләр арасында «Игезәкләр» дигән фестиваль-конкурс оештырылган. Төрле милләт вәкилләре арасында игълан ителгән әлеге чарада 36 игезәк катнашкан һәм шуларның тугызы финалга чыгып, иҗади сәләтләрен күрсәткән. Бу хакта «Татар-информ»га Ульяновск өлкә Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин хәбәр итте.
«Бәйгедә катнашучыларның яше чикләнмәгән иде, шулай да, яшьләр күбрәк теләктәшлек белдерде. Араларында төрле һөнәр ияләре бар. Игезәкләрнең күпчелеге бер үк тармакта эшли — икесе дә тәрбияче, шәфкать туташы, спорт өлкәсендә хезмәт куя. Шунысы да игътибарга лаек: игезәкнең берсе авырса, икенчесе дә авырып китә икән. Тарихны да өйрәндем, Ульяновскиның аерым авылларында күпләп туучы игезәкләр бар», — диде ул.
Рәмис Сафин конкурсны үткәрү идеясенең 2020 елның саннарына бәйле булуын әйтте. «Моннан тыш, гаиләмнең нәселендә дә игезәкләр күп: әтием һәм апамның игезәкләре бар. Бәйгедә катнашучыларны жюри әгъзалары бию һәм шигырь сөйләү кебек иҗади номерларыннан чыгып бәя бирде. Соңыннан игезәкләрнең фотоларыннан торган күргәзмә дә ачылды», — диде рәис.
Аның сүзләренчә, җиңүчеләргә кубок, акчалата премия, китаплар һәм диплом бирелгән. «Әлеге фестиваль-конкурс Ульяновск губернаторы Сергей Морозов биргән акчага узды. Төп оештыручылар: Ульяновск татар мәдәният үзәге һәм өлкәнең татар милли-мәдәни автономиясе», — диде Рәмис Сафин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз