Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ульяновск өлкәсендә балалар утырган автобус ауган, ун кеше зыян күргән
Авариядән соң өч бала хастаханәгә салынган, аларның берсе авыр хәлдә.
(Казан, 29 февраль, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсендә автобус юл кырыена төшеп китеп ауган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, ун кеше зыян күргән. Бу хакта төбәк хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәренә сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итә.
Авария 29 февральдә «Солдатская Ташла — Кузоватово» автомобиль юлында булган: шофер идарәне югалту нәтиҗәсендә автобус юл кырыена төшеп китеп, ауган. Анда Яңа Спас районыннан «Нефтьче» футбол командасыннан 26 бала һәм 3 тренер булган.
Хакимият мәгълүматы буенча, юл-транспорт һәлакәтеннән соң өч бала хастаханәгә салынган, аларның берсе авыр хәлдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз