news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск өлкәсендә «Ак чәчәкләр» үзәге ачылды

Әлеге үзәктә Скандинавия йөреше, фитнес, гимнастика буенча дәресләр һәм психолог белән очрашулар оештырылачак.

Ульяновск өлкәсендә «Ак чәчәкләр» үзәге ачылды
http://tatar-congress.org

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Ульяновск районының Яңа Бидәнге авылында «Ак чәчәкләр» дип исемләнгән актив озын гомер үзәге ачылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Әлеге үзәктә Скандинавия йөреше, фитнес, гимнастика буенча дәресләр һәм психолог белән очрашулар оештырылачак.

«Авылыбыз халкы тормышында бу истәлекле, күркәм вакыйга. Хәзер 55 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең буш вакытларын файдалы итеп уздыру, бер-берсе белән аралашу, ял сәгатьләрен күңелле итеп үткәрү мөмкинлеге бар», — диде авыл китапханәчесе Рәдинә Гимаева.

Хәзерге вакытта төбәктә 230 шундый үзәк уңышлы гына эшләп килә. Пандемия шартларында алар онлайн форматта эшләүгә күчкән. Бу олы буын вәкилләренә үзләре өчен аеруча кирәкле булган хезмәтләрне интернет челтәре аркылы алу мөмкинлеге тудыра, диелә хәбәрдә.

Актив озын гомер үзәкләре өлкә Губернаторы Сергей Морозов инициативасы белән ачыла. Әлеге уникаль проект өлкән яшьтәге гражданнарның сәламәтлеген ныгытуга, пенсионерларны актив интеллектуаль, иҗади һәм җәмәгатьчелек тормышына тартуга булышлык итә. Гомер озынлыгын арттыру — Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан куелган төп бурычларның берсе, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100