news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск өлкәсе халылкары Дуслык йорты утыз еллык юбилеен билгеләп үтә

Концерт программасы да тулысынча милли сәнгать әсәрләреннән төзелгән иде.

Ульяновск өлкәсе халылкары Дуслык йорты утыз еллык юбилеен билгеләп үтә
tatar-congress.org

(Казан, 5 ноябрь, "Татар-информ"). Ульяновск өлкәсе халыклар Дуслык йорты 30 еллык юбилеен билгеләп үтә. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге Дуслык йорты яңа Россиядә иң беренчеләрдән ачылган йорт. Шул уңайдан "Губернаторский" мәдәният сараенда зур бәйрәм тантанасы узды. Мең кешелек тамаша залы шыгрым тулы, күпләргә урын җитмәде. Шунысы игьтибарга лаек, тамашачыларның байтагы үз халкының милли киемнәрен киеп килән.

Дуслык йортын котлап, губернатор Сергей Морозов аның эшчәнлегенә югары бәя бирде. "Еллар дәвамында өлкәбездә сез милли бәйрәмнәр, фестивваль-конкурслар уздыру белән генә түгел, ә күп милләтле борынгы Сембер төбәгендә үзара дуслыкны ныгыту, бердәмлекне үстерү буенча да гаять зур эш алып барасыз", - диде һәм Дуслык йорты хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Соңрак өлкәнең сэнгать осталары тамашачыларга бәйрәм концерты тәкъдим иттеләр. Концерт программасы да тулысынча милли сәнгать әсәрләреннән төзелгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100