news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск өлкәсе "Ак калфак" оешмасы активистлары рулет пешерде

Шәhәрнең танылган аш-су остасы Дания Абдулвалиева гүзәл затларны үзенең өенә чакырып, ат итеннән рулет ясау серләре белән уртаклашты.

Ульяновск өлкәсе "Ак калфак" оешмасы активистлары рулет пешерде
emet73.ru

(Казан, 23 октябрь, "Татар-информ"). Ульяновск өлкәсе татар хатын-кызларының "Ак калфак" оешмасы активистлары милли ашлар әзерләү буенча чираттагы мастер-класска җыелдылар.  Бу турыда "Өмет" газетасы хәбәр итә.

Шәhәрнең танылган аш-су остасы Дания Абдулвалиева гүзәл затларны үзенең өенә чакырып, ат итеннән рулет ясау серләре белән уртаклашты. Майна районы Яңа Маклауш авылында ун балалы гаиләдә дөньяга килгән Дания ханым бала чактан ук эш белән чыныгып үсә.

— Әтием Әбдрәшит белән әнием Шәмшениса гомере буе тормыш йөген бергә җигелеп тарттылар, тырышып эшләделәр, шуңа да авыл халкы арасында хөрмәт һәм абруй казандылар. Терлекне күп итеп асрадык, хәтта атыбыз да бар иде. Көз көне малларны суйгач, иттән төрледән-төрле ризыклар әзерләгәнебез бүгенгедәй хәтеремдә. Йомшак ат итеннән мичтә пешерелгән рулет барыбызның да аеруча яраткан ризыгы булды,- ди уңган хуҗабикә.

Дания ханымның әнисеннән өйрәнеп үскән шөгыле тормышта кирәк булып чыга. Чөнки ул малны күп итеп асраучы, хәләл ит ризыклары әзерләү буенча дан тоткан Шыгырдан авылы егете Ринат абыйга кияүгә китә. Телеңне йотарлык тәмле рулет ясый белүче киленне каенанасы бик җылы кабул итә.

Ачык йөзле, киң күңелле hәм кунакчыл Дания ханым "Ак калфак"лыларга рулет әзерләү серләрен тәфсилләп аңлатты. 

"Яңа гына суйган атның итәк итен кисеп алабыз да, аңа тоз, борыч, тәмләткечләр hәм сарымсак салып, кул белән яхшы итеп баскалыйбыз. Шуннан соң итне рулет итеп төрәбез дә, 1 сәгать тә 20 минут дәвамында духовкада пешерәбез. Әзер ризык табынга салкын килеш бирелә",- ди Дания ханым.

Оста куллы хуҗабикәнең бөтен тырышлыгын куеп рулет әзерләвен әнисе Шәмшениса апа белән аның икетуган сеңлесе Сәкинә апа да игътибар белән күзәтеп торды. Ак әбиләр үзләренең төпле киңәшләрен дә бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100