news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновск китапханәсендә татарларга багышланган чара була

Китаплы ял көнендә катнашучылар татарлар тарихы, әкиятләре, легендалары, җырлары, биюләре, Сабантуй бәйрәме белән танышачак, ди оештыручылар.

(Казан, 16 март, "Татар-информ"). 18 мартта Ульяновск өлкәсенең С.Т.Аксаков исемендәге китапханәсе Гаилә белән китаплы ялга чакыра. Чираттагы ял Ульяновск өлкәсенең төп халыкларының берсенә – татарларга багышлана, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

"Татарларның мәдәнияте, гореф-гадәтләре, йолалары тирән тарихи тамырларга ия. Китаплы ял көнендә катнашучылар татарлар тарихы турында белә алачак, аларның әкиятләре, легендалары, җырлары, биюләре белән танышачак, үзе өчен Сабантуй, Ураза-Бәйрәм, Корбан-Бәйрәм һ. б. милли бәйрәмнәрне үткәрү традицияләрен ачачак", диелгән әлеге хәбәрдә.

Балалар һәм өлкәннәр татар әйтемнәре белән танышачак, әкият герое Шүрәле кем ул һәм ул кешене үтергәнче ничек көлдерә алуы, традицион татар милли костюмы үзенчәлекләре, татарлырның кызыклы һөнәрләре турында беләчәк. 

news_right_1
news_right_2
news_bot