news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск җитәкчелеге "Татар яшьләре көннәре" делегатларын каршы алуга махсус әзерләнгән

Бу җитәкчелек тарафыннан татарларга булган ихтирамны күрсәтә, ди Ульяновск өлкәсе татар милли автономиясе рәисе Рәмис Сафин.

(Ульяновск, 26 август, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). "Татар яшьләре көннәре" форумы делегатлары "Борис Полевой" теплоходында Идел буйлап сәяхәтләрен дәвам итә. Бүген алар Ульяновскида татар җәмәгатьчелеге белән очрашты.

Теплоходтан төшүгә, делегатларны җыр, бию һәм милли ризыклар белән Ульяновскиның татар милли автономиясе әгъзалары каршы алды. 

Шәһәр буйлап экскурсиядә В.И. Ленин исемендәге мемориал белән танышу да каралган иде.

Экскурсиядән соң делегатлар Ульяновск шәһәренең татар мәдәни үзәгенә юнәлде.

"Татар яшьләре көннәре"ндә катнашучылар 27 ел буе төрле төбәкләргә сәяхәт итсәләр дә, бездә әле беренче генә тапкыр. Шуңа күрә өлкә җитәкчелеге дә, шәһәр җитәкчелеге дә моңа ныклап әзерләнде. Губернатор урынбасары бу чарага оештыру комитеты булдырды. Бу җитәкчелек тарафыннан без, татарларга, булган ихтирамны күрсәтә", - диде Ульяновск өлкәсе татар милли автономиясе рәисе Рәмис Сафин.

Моннан 56 ел элек Татарстанның Кукмара районыннан Ульяновск шәһәренә күченеп килгән Асия Мөлекова җирле татарларның тормышында зур роль алып тора. Нәкъ менә ул монда беренче татар клубларын җыя башлый. "Югары уку йортын тәмамлагач, мине Ульяновск өлксенә юллама белән җибәрделәр. Менә инде 56 ел тормыш иптәшем белән шушында хезмәт итәбез. Ульяновскига килгәч, без кафе ачтык. Анда татар яшьләренә клублар оештырдык. Казанның 1000 еллыгыннан илһамланып кайтып, "Ак калфак" оешмасын ачтык. Аны мин 10 елга якын җитәкләдем. Хәзерге вакытта мөселман хатын-кызлар союзын ачтым. Татар яшьләре берләшеп эшләгәндә генә татар телнең әһәмиятен, матурлыгын беләләр. Бу көннәрдә, әлеге форумда, алар Россиянең төрле почмакларыннан дуслар табалар", - дип сөйләде Асия Мөлекова.

Исегезгә төшерәбез, 25-29 августта "Татар яшьләре көннәре" форумы уза. Россиянең 30 төбәгеннән һәм Канададан килгән 150 делегат Ульяновск, Самара, Тольяти, Зөя һәм Болгар шәһәрләренә сәяхәт итә.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100