news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар Сайманы мәктәбе директоры исеме мәңгеләштерелгән мәктәптә татар теле укытмыйлар

Татар Сайманы мәктәбе директоры исеме мәңгеләштерелгән мәктәптә татар теле укытмыйлар

Ульян өлкәсенең Николаевка районы Татар Сайманы авылы мәктәбендә 46 ел дәвамында укыткан һәм директор вазифасын биләгән хезмәт ветераны, халык мәгарифе отличнигы Сәет Каюм ул Хәйровның тууына 100 ел тулу уңаеннан, мәктәп бинасына истәлек элмә тактасы куелган. Бу хакта Ульян өлкәсенең «Өмет» (Надежда») сайты яза.

Сәет Хәйров — Татар Сайманы авылында 5 мәктәпкә нигез салган кеше.

Тактаны элү тантанасына мөгаллимнең туганнарын, аның белән бергә хезмәт куйган мәгариф ветераннарын чакырганнар. Алар үз чор истәлекләре белән уртаклашкан.

«Хәзерге көндә авыл мәктәбендә 70 бала укый, шуларның 25е — татарлар. Әмма мәктәптә татар теле дәресләре укытылмый. Моның сәбәбен әти-әниләрнең теләкләре булмау белән аңлаталар», — ди Ульян өлкәсенең татар милли мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100