news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Укытучылар тутырырга тиешле мәҗбүри документлар исемлеге тәкъдим ителде

Укытучылар тутырырга тиешле мәҗбүри документлар исемлеге тәкъдим ителде
"Татар-информ" архивы

«Төп гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашырганда педагогик хезмәткәрләр әзерли торган документлар исемлеген раслау турында» боерык проекты фикер алышу өчен җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде. Документ белән норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында танышырга мөмкин. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы шул турыда хәбәр итә.

Тугыз документны расларга тәкъдим ителә:

  1. уку предметының, уку курсының (шул исәптән дәрестән тыш эшчәнлек), уку модуленең эш программасы, аның үтәлеше турында хисапларны да кертеп;
  2. өлгерешне исәпкә алу журналы, аның үтәлеше турында хисапны да кертеп;
  3. дәрестән тыш эшчәнлек журналы (дәрестән тыш эшчәнлекне башкаручы педагогик хезмәткәрләр өчен);
  4. индивидуаль уку планы;
  5. тәрбия эше планы (сыйныф җитәкчелеге функцияләрен, мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыру буенча педагогик эшчәнлек алып баручы педагогик хезмәткәрләр өчен);
  6. баланың килгән яки килмәгән көннәрен исәпкә алу журналы (мәктәпкәчә белем бирүнең белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы оешмаларның педагогик хезмәткәрләре өчен);
  7. 1999 елның 24 июнендәге 120-ФЗ номерлы «Балигъ булмаганнарның караучысыз калуын һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы нигезләре турында» Федераль законның 5 маддәсендә күрсәтелгән затларга карата индивидуаль профилактика эшен үткәрүне исәпкә алу материаллары;
  8. укучының характеристикасы (соратып алган очракта);
  9. төп гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы һәм әлеге оешмаларның территориясеннән читтә шәхес формалаштыру эшчәнлеген алып бару турындагы документлар (документлар оешманың локаль норматив актларында каралган). Әлеге эшчәнлек оешмаларда укучыларының гомуми культурасын формалаштыруга, аларның физик, интеллектуаль, әхлакый, эстетик һәм шәхси сыйфатларын, индивидуаль сәләтләрен, уку эшчәнлегендә уңай мотивация һәм осталыкларын үстерүгә юнәлдерелгән чараларны үткәрү максатында була ала.

Боерык 2022 елның 1 сентябреннән үз көченә керә.

  • Моңа кадәр Дәүләт Думасы укытучыларга бюрократик йөкләмәне чикләү турында закон проектын кабул итте, дип язган идек.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100