news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасы укытучыларга бюрократик йөкләмәне чикләү турында закон проектын кабул итте

Россия Дәүләт Думасы сишәмбе көнне пленар утырышында укытучыларның артык бюрократик йөкләмәләрен бетерү турындагы закон проектын хуплады. Проект икенче укылышта яклау тапты. «РИА Новости» шул турыда яза.

Закон проекты нигезендә, укытучыларга Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган исемлектә күрсәтелмәгән документларны әзерләү эшләрен йөкләү турыдан-туры тыела.

Моңа кадәр Дәүләт Думасының «Бердәм Россия» депутатлары укытучыларга бюрократик йөкләнешне киметүгә юнәлдерелгән закон проектын әзерләгән иде. Яңа нормалар ярдәмендә мәктәп электрон документ әйләнешенә күчәргә мөмкин, бу исә укытучылар башкара торган кәгазь эшенең бер өлешен киметәчәк.

Моннан тыш, төбәкләр мәктәпләр өчен документларның аерым исемлеген билгеләү хокукына ия булачак. Мондый карар рәсми рәвештә Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы белән килешенгән булырга тиеш.

«Бердәм Россия» партиясендә билгеләп үтелгәнчә, хәзер Россиянең мәгариф системасы дөньядагы 36 система  арасында бюрократия иң киң таралганы булып санала. Әйтик, планнар һәм отчетлар тутыруга укытучылар 46 сәгатьнең 15 сәгатьтән артыгын сарыф итә. Мондый йөкләнешнең төп сәбәбе – укытучыдан документлар соратып алуны закон тарафыннан чикләү булмау, дип аңлаттылар партиядә. Закон проекты нигезендә, белем бирү оешмалары үз эшчәнлекләрендә электрон документ әйләнешен куллана алачак, дип өстәмә кертә партиянең матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100