news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Укытучы һәйкәле авторы Фәрит Вәлиуллин: Укытучы образында һәркем үз остазын таный

Укытучы һәйкәле авторы Фәрит Вәлиуллин: Укытучы образында һәркем үз остазын таный
Фото: Татарстан Рәисе матбугат хезмәте

Бүген Казанда укытучыга һәйкәл ачылу тантанасы булды. Концепция авторы – Татарстанның халык рәссамы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәрит Вәлиуллин. Ул Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында татаристика һәм мәдәният белеме кафедрасы доценты булып эшли. Автор һәйкәл турында тулырак сөйләде, дип хәбәр итә «Дулкын» һөнәри үсеш үзәге.

Фото: «Дулкын» һөнәри үсеш үзәге

«Скульптура композициясе бронзадан ясалган һәм гранит постаментка урнаштырылган. Фигураның биеклеге – 2,20 метр. Композициянең нигез белем бирүнең өч баскычын – башлангыч, төп һәм урта белемне символлаштыра. Үзәк элемент итеп мәгърифәт символы булган китап алынды. Укучыларын кулларыннан җитәкләп баручы укытучы образы мәгариф системасының һәр балага күрсәткән ярдәмен һәм таянычын аңлата», – диде Фәрит Вәлиуллин.

Автор фикеренчә, һәйкәл урнашкан урын педагогларның җәмгыять өчен үз әһәмиятен тоя һәм истәлекләр белән уртаклаша алырлык хәтер, аралашу урынына әверелергә тиеш.

«Бу монументның идеясе күптәннән күңелдә өлгереп килде. «Халык тавыш бирүе» бәйгесе узды, һәм Аллаһы Тәгалә безгә үз идеябезне тормышка ашырырга мөмкинлек бирде. Без бик тиз эшләдек, командабыз бөтен көчен биреп хезмәт итте. Бөтен эшне бер ай эчендә башкарып чыктык. Һәйкәл янында басып торган кешеләр белән сөйләштем. Аларның күңелләрен җылы хатирәләр биләп алган, хәтта күзләренә яшьләр тулган иде. Бу очраклы түгел. Кулларыннан сак кына җитәкләп барган укытучы образында һәркем үзенең остазын таный», – дип, концепция авторы һәйкәлнең барлыкка килүе турында сөйләде.

Тантанада республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан федераль университеты ректоры Ленар Сафин, Казан мэры Илсур Метшин, мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, шулай ук халык һәм атказанган укытучылар, педагогик хезмәт ветераннары һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Фото: Татарстан Рәисе матбугат хезмәте

Чара кунаклары өчен бай программа әзерләнгән иде. Алар сквердагы интерактив мәйданчыклар һәм күренекле педагогларга, мәгърифәтчеләргә багышланган белем бирү стендлары белән танышты. Алар арасында Константин Ушинский, Василий Сухомлинский, Антон Макаренко, Каюм Насыйри һәм Мирза Мәхмүтов та бар.

Моннан тыш, катнашучылар өчен «Укытучы йорты»ның инфраструктурасы буенча экскурсия оештырылды. Шулай ук педагогика фәннәре докторы Мирза Мәхмүтов мирасына багышланган педагогик остаханә эшләде.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Тагын бер мөһим фактка игътибар итәргә кирәк: укытучыга багышланган шундый ук һәйкәл Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында эшләүче Татарстан Республикасы «Белем» мәгариф музеенда да урнаштырылган. Шулай итеп, укучыларын кулларыннан җитәкләп баручы педагог образы Казанның шәһәр мохитендә генә түгел, Татарстанның мәгърифәт тарихы кадерләп сакланган уку йортында да мәңгеләштерелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot