news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов белән Метшин Казанда укытучыга һәйкәл ачтылар

Бүген Казанда укытучыга һәйкәл ачтылар. Ул укытучы йорты янындагы шул ук исемдәге скверда урнаштырылган. Скульптураны ачу тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин һәм республика педагоглары катнашты.

Миңнеханов билгеләп үткәнчә, һәр кешенең шәхесен формалаштыруда ата-аналар гына түгел, балалар бакчалары һәм мәктәп укытучылары да зур роль уйный. «Шуңа күрә тормышта иң мөһиме – безнең аңны һәм киләчәгебезне формалаштыручы укытучылар. Конкуренциягә сәләтлелек өчен кирәкле белемнең сыйфаты һәм дәрәҗәсе дә мөһим мәсьәлә», – дип ассызыклады Татарстан Республикасы Рәисе.

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча Татарстан өченче урында тора. Боларның барысы да, Миңнеханов сүзләренчә, укучыларны әзерләгән укытучыларның профессиональлеге аркасында мөмкин булды.

Метшин өстәп әйткәнчә, укытучыга һәйкәл кую барлык педагогларга хөрмәт күрсәтү булып тора.

Шәһәр башлыгы Татарстан Рәисенә укытучыга һәйкәл ачу идеясен хуплавы һәм укытучы йортын заманча җиһазландыруы өчен рәхмәт белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot