news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Уен-ТВ” татар телле балалар телеканалы концепциясе тәкъдим ителәчәк

Концепция авторы Леонид Толчинский “Уен” атамасының телеканалның идеологиясенә туры килүен билгеләп үтте.

(Казан, 3 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина, Рәмис Латыйпов). Иртәгә Татарстан Министрлар Кабинетында татар телендәге балалар өчен телеканал - “Уен ТВ” концепциясе тәкъдим ителәчәк. Бу хакта концепция авторы – Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең директоры Леонид Толчинский хәбәр итте.

“Бу булачак татар телле белем бирү, мәдәни агарту телеканалы концепциясе. Ул югары технологияле канал булыр дип көтелә”, - диде Леонид Толчинский.

Журналистика югары мәктәбенең директоры әйтүенчә, “Уен-ТВ” атамасы социаль челтәрләрдә конкурс нәтиҗәсендә сайлап алынган. “Күп кенә тәкъдимнәр булган иде. Уен-ТВ иң күп тавыш җыйды. “Уен” сүзе каналның идеологиясенә дә туры килә, чөнки телеканал концепциясендә уен аркылы белем бирү дә каралган. Өстәвенә, каналның халыкара амбицияле булуын исәпкә алсак, ул төрле телләрдә дә матур яңгырый”, - диде ул.

Леонид Толчинский үзенең бу атаманы сайлауга катнашы булмавын белдерде: “Ниндидер мөнәсәбәт булмасын өчен, мин атамага бәйле тавыш бирүдән читтә идем”. Ул концепция кабул ителгәнгә кадәр “Уен” терминын кем тәкъдим итүен әйтүне иртәрәк дип саный.

“Уен сүзе минем үземә дә бик ошады. Белүегезчә, мин татарча сөйләшмим, әмма “Уен” бик матур яңгырый дип әйтә алам. Кыска гына, пуля аткан кебек. Уен ТВ! Телевидение кануннарына туры килә – сүз никадәр кыскарак булса, шулкадәр истә тизрәк кала”.

Леонид Толчинский әйтүенчә, берничә концепция булган, әмма Министрлар Кабинетында тәкъдим итү өчен иң лаеклысы дип Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенеке табылган.

  • Искәртеп үтик, гыйнвар башында ТНВ каналы яңа ачылачак телеканал концепциясе әзерли башлап, аңа исем сайлау конкурсы игълан иткән иде. Каналның директоры урынбасары Данил Гыйниятов яңа телеканалның “Яшь ТНВ” каналында бара торган кайбер тапшыруларның форматларына нигезләнеп эшләнеләчәген әйткән иде. Алар арасында “Җырлы-моңлы балачак”, гаиләләр белән катнашу мөмкинлеге биргән “Күңелле стартлар”, “Кичке әкият” һ.б. тапшырулар булачак дип көтелгән иде. ТНВда уйланылган концепция буенча бу тулысынча татар телле Интернет телеканал булырга тиеш иде.
  • Телеканал сайтында яңа канал атамасына тавыш бирү дә үткәрелде. “Яшь ТНВ” балалар каналы җитәкчесе Рамилә Сәхабетдинова “Балачак” исеме өчен 753, “Балалар” исеме өчен 426, “Уен ТВ” исеме өчен 308 тавыш җыелганын әйтте. Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк, яңа канал өчен тәкъдим ителгән атамалар арасында.“Братуля”, “ТВ-Братан”, “Шалкан”, “БМБ” кебекләре дә бар иде 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100