ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
16 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татар телле радиолар арасындагы пляж волейболында икенче ел рәттән Татарстан радиосы җиңде
Коткаручылар Алабуганың Криуша елгасында баткан ир-атның гәүдәсен тапкан
"Ак Барс" хоккейчылары Ригада уза торган турнирда икенче тапкыр оттырды
Синоптиклар республиканың аерым районнарында томан төшәчәген фаразлый

Татар дөньясы

Татар балалар телеканалына 200 дән артык исем тәкъдим ителде - Данил Гыйниятов

11 гыйнвар 2017, 17:24

Татар балалар телеканалына 200 дән артык исем тәкъдим ителде - Данил Гыйниятов Алар арасында “Братуля”, “ТВ-Братан”, “Шалкан”, “БМБ” кебек шаккатмалы исемнәр дә бар, ди "ТНВ" телеканалы генераль директоры урынбасары.

(Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Яңа ачылачак балалар телеканалы исеменә узган конкурска тамашачылардан 200 дән артык атама юлланган.

Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына “Татарстан — Яңа гасыр” телеканалы генераль директоры урынбасары — ТВ баш мөхәррире Данил Гыйниятов хәбәр итте.

“Без декабрь азагында яңа телеканалга исем табу өчен конкурс игълан иттек. Ул 9 гыйнварга кадәр дәвам итте. Безгә килеп ирешкән 200 дән артык исемнән 12 сен сайлап алып, бүген тавыш бирергә телеканал сайтына куйдык. Тавыш бирү 15 гыйнварга кадәр барачак”, - диде Д.Гыйниятов.

Баш мөхәррир билгеләп үткәнчә, тәкъдим ителгән 200 исем арасында шаккатмалылары да бар. Мисал өчен, алар арасында “Братуля” яки “ТВ-Братан”, “Шалкан”, “БМБ” кебек атамаларны күрергә була.

Данил Гыйниятов сүзләренчә, әлегә телеканалның концепциясе булдырыла. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, балалар телеканалы бары интернетта һәм татарча гына эшләячәк.

Телеканал ачу җиңел эш түгел. Аудиториягә тәкъдим итәрлек материал “ТНВ”да бармы дигән сорауга әңгәмәдәшебез: “Материалларның күбесен, аеруча әкиятләрне, мультфильмнарны сатып алып, тәрҗемә итәргә туры киләчәк. Шулар арасында үзебез чыгарган программалар да булачак. Канал акрынлап үзебез җитештергән продукция белән тулыланачак. Канал эшли генә башлаганда аны берничек тә 100 процент үз тапшыруларың белән генә тутырып булмый. Беренчедән, бездә балалар өчен эшләүче студияләр аз. Мультфильмнар турында әйтеп тә тормыйм, чөнки балалар “Дисней” тарафыннан чыгарылган югары сыйфатлы мультфильмнар карарга күнеккән. Безнең максат — ул мультфильмнарны балаларга татар телендә җиткерү”, -дип җавап бирде.

Яңа ачылачак телеканалда “Яшь ТНВ” каналында бара торган кайбер тапшыруларның форматларына нигезләнгән тапшырулар эшләнеләчәк. Алар арасында “Җырлы-моңлы балачак”, гаиләләр белән катнашу мөмкинлеге биргән “Күңелле стартлар”, “Кичке әкият” һ.б. тапшырулар бар. Яшь тамашачылар каршында яңа алып баручылар да чыгыш ясар дип көтелә.

Балалар каналы интернет киңлекләренә тулы көченә концепция расланганнан соң  эшли башлаячак. Интернет киңлекләрендә аны техник яктан 120 көннән күрергә мөмкин булачак.  Тапшырулар җитештерү  исә 270 көн үткәч гамәлгә ашырыла башлар дип планлаштырыла. 
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр