Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Удмуртиядә яшүсмер укучыларга пистолеттан аткан
Яшүсмергә карата җинаять эше кузгатылган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Удмуртиядә техникумда укучы балигъ булмаган малай дәрестән соң мәктәптән чыгып килүче кече сыйныф укучыларына пневматик пистолеттан берничә тапкыр аткан. Нәтиҗәдә бер баланың кулы, аягы һәм бите яраланган дип хәбәр иткән республика буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте вәкиле. Бу хакта "РИА Новости яза.
Балаларга ату очрагы Удмуртиянең Глазов шәһәре мәктәпләренең берсе каршында булган. Шикләнелүче - техникумда укучы 17 яшьлек яшүсмер.
"Яшүсмер мәктәп янында пневматик пистолеттан һавага аткан. Аннары пистолетны мәктәптән чыгып килгән 4 сыйныф укучыларына төбәгән. Нәтиҗәдә, 9 яшьлек малайның кулы һәм аягы яраланган, тагын бер пуля яңагында калган", - дип сөйләгән әңгәмәдәш. Ул баланың хәле турында әйтә алмаган.
Аның сүзләренчә, кулына пистолет алган яшүсмер берничә ел балигъ булмаганнар эшләре буенча учетта тора. Хәзер аннан бер кая да китмәү турында язу алынган. Аңа карата җинаять эше кузгатылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз