news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тверьдә татар милләте үсешенә өлеш кертүчеләрне бүләкләделәр

Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медале белән Тверь татарлары автономиясендә 1998 елдан эшләүче Фәрит Батыргәрәев бүләкләнгән.

(Казан, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бөтендөнья татар конгрессы Тверь өлкәсендә татар халкы үсешенә өлеш керткән милләттәшләребезне бүләкләде.

«Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» «Бөтендөнья татар конгрессы» халыкара берлеге медале Тверь татарлары автономиясе рәисе урынбасары Фәрит Батыргәрәевка бирелде.

«Бөтендөнья татар конгрессына Фәрит Батыргәрәевка медаль бирүне сорап мөрәҗәгать иттем. Чөнки аның безнең автономиягә керткән өлешен бәяләп бетергесез. Безнең милли-мәдәни мохтарияттә Фәрит Батыргәрәев 1998 елдан бирле инде», — диде Тверь өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Марс Ибраһимов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Бөтендөнья татар конгрессының рәхмәт хатлары белән автономиянең матбугат хезмәте җитәкчесе Кристина Ибраһимова һәм җирле татарлар тормышында актив катнашучы Лилия Корниенко бүләкләнгән.

Элегрәк Тверь өлкәсендә ураза тотучы мөселманнарга азык-төлек җыелмалары таратуларын язган идек.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100