news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тверь татарлары автономиясе ураза тотучы мөселманнарга азык-төлек җыелмалары тарата

Токмач, сыек май, шикәр комы, көрпәләр салынган җыелмалар 60 кешегә исәпләнгән.

Тверь татарлары автономиясе ураза тотучы мөселманнарга азык-төлек җыелмалары тарата
Тверь өлкәсе татарлары автономиясе

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Тверь татарлары милли-мәдәни автономиясе төбәктә яшәүче мөселманнарга азык-төлек җыелмалары өләшә.

«Ел саен Рамазан аенда намаз укучы, ураза тотучы дин кардәшләребезгә сәдака өләшү матур гадәткә әверелде. Мохтаҗларга, өлкән яшьтәгеләргә дә таратабыз. Гадәттә 50-60 җыелма туплыйбыз. Быел да 60 сәдака җыелмасы әзерләдек. Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы булсын», — диде Тверь өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Марс Ибраһимов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Азык-төлек җыелмасын туплауда җирле ремонт-төзелеш төркеме һәм икмәк пешерү йорты ярдәм күрсәткән.

«Сәдака җыелмасына шикәр комы, токмач, куертылган сөт, көрпәләр, консервланган ит, сыек май, кондитер әйберләре салынды», — диде Марс Ибраһимов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100