Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тверьдә Казан ханлыгы мәдәниятенә багышланган дәрес узачак
Лекцияне онлайн да карарга була.
(Казан, 7 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Иртәгә, 8 май көнне, Тверь өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе «Казан ханлыгының мәдәни тормышы» дигән дәрес үткәрә. Лекцияне тарихчы, тарих фәннәре кандидаты Илнар Гарифуллин укыячак.
Дәресне Тверь шәһәре, Радищев бульвары, 11 йорт адресы буенча урнашкан Татар мәдәни үзәгендә һәм автономиянең социаль челтәрләрендә тыңларга була.
Исегезгә төшерәбез, 14 февральдән Тверь өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясендә татар халкының тарихы, йолалары һәм гореф-гадәтләре турында лекцияләр программасы башланып китте.
«Дәресләр рус телендә алып барыла. Казаннан килгән тарихчылар укыта. Лекцияләр курсында без Тверь өлкәсендәге татарларны үзләрен чын татар итеп тоярга, милләтләре белән горурланырга чакырабыз. Кеше күңелендә горурлыкны уятсак, татар телен өйрәнергә дә теләкләре туар, дип ышанабыз», — диде Тверь өлкәсе татарлары автономиясе җитәкчесе Марс Ибраһимов «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз