news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тверь татарлары өлкәннәргә азык-төлек җыелмалары тараткан

Сыек май, чәй, шикәр комы, токмач, куертылган сөт, көрпәләр, он, кондитер әйберләре салынган җыелманы утыздан артык ветеран алган.

Тверь татарлары өлкәннәргә азык-төлек җыелмалары тараткан
https://www.instagram.com/tatar.autonomy_tver/

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Тверь өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе ветераннарга азык-төлек җыелмалары тараткан.

«Өлкәннәр көне уңаеннан, 30 сентябрь һәм 1 октябрь көнне ветераннарга азык-төлек җыелмалары өләштек. Акцияне ел саен уздырабыз. Быел утыздан артык җыелма тараттык», — диелгән Тверь өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясенең Инстаграмдагы сәхифәсендә.

Җыелмага сыек май, чәй, шикәр комы, токмач, куертылган сөт, көрпәләр, он, кондитер әйберләре салынган.

Азык-төлек җыелмаларын тарату — автономиянең күркәм гадәте. Моңа хәтле алар ураза тотучы мөселманнарга азык-төлек җыелмалары өләшкән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot