news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тверь татарлары автономиясе рәисе: Яшьләргә татарларның бөек булуын аңлатырга кирәк

Марс Ибраһимов фикеренчә, татар халкы — тырыш, укымышлы халык.

Тверь татарлары автономиясе рәисе: Яшьләргә татарларның бөек булуын аңлатырга кирәк
Солтан Исхаков

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татар теленә кызыксыну уятыр өчен, яшьләргә татарларның бөек халык булуын аңлатырга кирәк, дип саный Тверь өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Марс Ибраһимов.

«Тверьдагы татар яшьләре татарча яхшы белми. Татарның бөек халык икәнен аңлаткач, яшьләр дә татар телен кызыксынып өйрәнә башлый. Без бит бөек, акыллы, укымышлы, матур халык. Шуны аңлатырга кирәк. Инглиз, немец телен бер белмәгән килеш өйрәнәләр бит. Теләкләре булса, татар телен дә теләсә кайсы вакытта өйрәнә алар», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Марс Ибраһимов сүзләренчә, Тверь өлкәсендә татар телен укытучы мәктәпләр юк.

«Бездә бер татар мәктәбе дә, татар теле дәресләре дә юк. Шуңа күрә мәдәни үзәктә татар мәктәбен оештырдык та инде. Якшәмбе мәктәбендә татар дәресләре булырга тиеш дип уйлыйм», — диде ул.

Элегрәк «Татар-информ» Тверь өлкәсендә татар теле тарихына багышланган лекция узуы турында язган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100