Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тверь өлкәсендә татар теле тарихына багышланган дәрес узды
Лекцияләрдә Тверь татарларын милләтләре белән горурланырга чакырабыз, ди Тверь өлкәсе татарлары милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Марс Ибраһимов.
(Казан, 24 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Тверь өлкәсе татарлары автономиясенең мәдәни үзәгендә татар теленең тарихы турында лекция узды. Дәресләр Татарстан Мәдәният министрлыгы гранты хисабына тормышка ашырыла.
Татар теленең тамырлары, икетеллелек феномены һәм татар-рус икетеллелеге турында лингвист, тәрҗемәче Камилла Мансурова сөйләде.
Исегезгә төшерәбез, 14 февральдән Тверь өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясендә татар халкының тарихы, йолалары һәм гореф-гадәтләре турында лекцияләр программасы башланып китте.
«Дәресләр рус телендә уза. Казаннан килгән тарихчылар укыта. Лекцияләр курсында без Тверь өлкәсендәге татарларны үзләрен чын татар итеп тоярга, милләтләре белән горурланырга чакырабыз. Кеше күңелендә горурлыкны уятсак, татар телен өйрәнергә дә теләкләре туар, дип ышанабыз», — диде Тверь өлкәсе татарлары автономиясе җитәкчесе Марс Ибраһимов «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Лекцияләр автономиянең социаль челтәрләрендә дә урнаштырылып бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз