news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Туймазы татар дәүләт театрына, кече шәһәр театры буларак, федераль бюджеттан акча бирелә

Федераль бюджеттан килгән акчалар театрларның иҗади эшчәнлеге өчен тотылырга тиеш.

(Казан, 3 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Башкортстанның җиде театры федераль бюджеттан финанс ярдәме алачак, дип хәбәр итә Башкорстан Республикасының Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте. Сүз “Единая Россия” партиясе инициативасы белән тормышка ашырыла торган кече шәһәр театрларына грантлар бирү проекты турында бара. Әлеге максаттан Башкортстан Республикасы кече театрларына 34,8 млн. сум акча киләчәк.

Исемлектә Туймазы татар дәүләт драма театры да бар.

Федераль бюджеттан килгән акчалар театрларның иҗади эшчәнлеге, ягъни, спектакльләр кую, шул спектакльләр өчен декорацияләр әзерләү һәм костюмнар алу өчен тотылырга тиеш.

Исегезгә төшерәбез. Татарстанның кече шәһәр театрлары өчен дә федераль бюджеттан 24 миллион сум акча бирелә. Акчаларны алты дәүләт һәм ике муниципаль театрга бүлеп бирергә карар кылынган. Исемлеккә Әлмәт, Түбән Кама, Минзәлә, Әтнә, Буа һәм Бөгелмә дәүләт театрлары һәм муниципаль театрлардан Яшел Үзән музыкаль театры һәм Түбән Кама шәһәре Яшь тамашачы театры кергән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot