ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Мәскәүдә Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивале концерты узды
22 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Зур теләк белән уйнадык – Зиннәтулла Билалетдинов
"Ак Барс" хоккейчылары Казанда "Металлург" командасын отты
Ислам дине нигезендә татар телен сакларга була - Рушан Аббясов

Мәдәният

Татарстанның дәүләт һәм муниципаль театрларының 24 миллион сум акча турында якты хыяллары

20 апрель 2017, 18:33

Татарстанның дәүләт һәм муниципаль театрларының 24 миллион сум акча турында якты хыяллары Быел Татарстанның кече шәһәр театрлары өчен федераль бюджеттан 24 миллион сум акча бүлеп бирелә.

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Быел Татарстанның кече шәһәр театрлары өчен федераль бюджеттан 24 миллион сум акча бүлеп бирелә. Проект “Единая Россия” партиясе инициативасы буенча тормышка ашырыла. Бу хакта Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Казан дәүләт мәдәният институтында республиканың гуманитар һәм социаль-икътисади фәннәр кафедралары мөдирләре белән очрашу вакытында әйтте.

Билгеле булганча, “Бердәм Россия” партиясе быел үзенең ике приоритетлы программаларының берсе итеп “Кече шәһәр театрлары” проектын күрсәткән иде. Шул уңайдан узган елның декабрь азагында парламент тыңлаулары да узды. Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева Татарстанда кече шәһәрләр театрлары турында парламент тыңлауларында да чыгыш ясаган иде.

“Дәүләт Думасына Татарстаннан без тулы бер делегация – алты кеше бардык. Делегацияне Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин җитәкләде. Шунда чыгыш ясау хокукы диимме, бурычы диимме, миңа туры килде. Үзебезнең театр турында гына түгел, театрларыбызның нәрсә белән шөгыльләнгәннәрен сөйләдем. “Безнең театрлар - бик актив театрлар. Алар яңалыкка омтылалар, халыкка хезмәт күрсәтәләр, яңа проектлар чыгаралар”, – дип сөйләгәннән соң, әлбәттә, булган сорауларга, проблемаларга тукталмыйча мөмкин булмады, - дип сөйләгән иде Фәридә Исмәгыйлева “Татар-информ” мәгълүмат агентылыгына биргән интервьюда. - Проблема нигездә яңа спектакль чыгару өчен кирәк булган акчаларга кайтып кала. Безгә декорацияләр, костюмнар, реквизитлар өчен, бер-берсеннән-берсе талантлы режиссерлар, сценографлар чакыру өчен акча кирәк. Минем чыгышым шул турыда булды. Утырышта Россия мәдәният министры Владимир Мединский, аның урынбасары Александр Журавский, Татарстаннан Дәүләт Думасы депутатлары Илдар Гыйльметдинов, Әлфия Когогина катнашты. Безнең турында кайгарталар икән, безгә ярдәм күрсәтергә телиләр, дип рухланып, канатланып кайттык. Алга таба көтәбез инде – ничек булыр. Бу башлангычның Евгений Миронов инициативасы белән булуын да беләбез. Безнең Әлмәт татар дәүләт театры Кече шәһәрләр театрлары фестивалендә (фестивальнең сәнгать советы җитәкчесе – Евгений Миронов. Р.М.) дүрт тапкыр катнашты. 2014 елда “Ромео һәм Джульетта” белән гран-при алдык. Шуңа күрә, Мәхмүт Хөсәен әйтмешли, “анда безне беләләр”.

Мәгълүмат өчен. Кече шәһәрләр исәбенә халкы 300 меңнән кимрәк булган шәһәрләр керә. Безнең Татарстанда алты кече шәһәр театры бар.

Федераль акчаларны алты дәүләт һәм ике муниципаль театрга бүлеп бирергә карар кылынган. Исемлеккә Әлмәт, Түбән Кама, Минзәлә, Әтнә, Буа һәм Бөгелмә дәүләт театрлары һәм муниципаль театрлардан Яшел Үзән музыкаль театры һәм Түбән Кама шәһәре Яшь тамашачы театры кергән. Акчалар бөтен дәүләт театрларына да бертигез күләмдә биреләчәк. “Акчалар спектакль чыгару өчен тәгаенләнә, төрле җиһазлар ниндидер куелыш өчен махсус кирәк булса гына алынырга мөмкин”, - дип ачыклык кертте Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының профессиональ сәнгать бүлеге мөдире Дилия Хәйретдинова.

Г.Тукай исемендәге Әтнә театры бу акчаларга Аяз Гыйләҗевның “Югалган көн” һәм Туфан Миңнуллинның “Син мине күрәсеңме?” һәм “Читлек” әкият-пьесаларын куярга хыяллана. Дөрес, акча килеп җиткәнне көтмичә алар инде “Югалган көн”не чыгарырга әзерләнәләр. “Аны Рамил Фазлыев куйды. 28 апрельдә премьерасы була”, - диде Әтнә дәүләт театры директоры Ленур Зәйнуллин.

Түбән Кама дәүләт театрының сәнгать җитәкчесе Рөстәм Галиев: “Кече шәһәр театрларына бирелә торган федераль акчаларны биреп куйсалар, әле бинабызның түбәсе тишек, сөенүдән шул тишектән баш чыгып китәргә мөмкин. Шуның кадәр акча бирсәләр, күпме спектакль чыгарыр идек – бик матур булыр иде”, - диде. Әлегә бу театр бинасында ремонт эшләре бара.

Минзәлә дәүләт театры әле федераль акчалар килеп кулга кермәсә дә, Островскийның “Гроза”сын кую буенча эш башлап җибәргән. Аны Башкортстан режиссеры Зиннур Сөләйманов куя. “Аның бер эше – “Түтиләр” бездә уңышлы бара”, - диде тетарның баш режиссеры Дамир Сәмирханов.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр