news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Туры трансляция: Татарстанда «Гаилә белән сайлыйбыз!» онлайн-марафоны башланды

Туры трансляция: Татарстанда «Гаилә белән сайлыйбыз!» онлайн-марафоны башланды
Фото: ТНВ

Россия Президентын сайлауның соңгы көнендә Татарстанда «Гаилә белән сайлыйбыз!» онлайн-марафоны старт алды.

Турыдан-туры транасляция иртәнге сәгать 8 дән ТНВ телеканалында башланды. 12 сәгать эчендә тамашачылар алдында йөздән артык кунак чыгыш ясаячак: Татарстанның танылган гаиләләре, йолдызлар, медиаперсоналар. Алар барысы да чарага үз гаиләләре белән килер дип көтелә.

Моннан тыш, махсус хәбәрләр чыгарылышы узачак, аларда республиканың сайлау участокларында булган вазгыятьне күрсәтәчәкләр, сайлауга килү күрсәткече һәм тавыш бирүнең якынча нәтиҗәләре турында сөйләячәкләр. Шулай ук «Болгар радиосы» һәм «Ак Барс Арена» гаилә феститваленнән турыдан-туры элемтәгә чыгу булачак.

Телемарафонны дүрт пар алып баручы, шулай ук «ШАЯН ТВ» алып баручылары – 12 бала уздырачак.

  • Элегрәк «Татар-информ» «Ак Барс Арена» фестивалендә йолдызлар чыгышының программасы турында хәбәр иткән иде. «Гаилә белән сайлыйбыз» беләзеге белән концертка бушлай узып була.
news_right_1
news_right_2
news_bot