Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Ак Барс Арена» стадионындагы гаилә фестивале программасы билгеле булды
«Ак Барс Арена» стадионындагы гаилә фестивале программасы билгеле булды, дип хәбәр итә Казан мэриясе рәсми сайты.
Россия Президентын сайлауның соңгы көнендә, 17 мартта, «Ак Барс Арена» стадионында гаилә фестивале узачак. Чарага «Гаилә белән сайлыйбыз!» дигән язулы беләзекләр буенча кертәчәкләр.
Программада – Май чабу бәйрәме, урам театрлары, Россия һәм татар эстрадасы йолдызлары чыгышлары. Ваня Дмитриенко, Хәбиб, «Иванушки International», «Кар-мэн» һәм «Хор Турецкого» төркемнәре чараның хедлайнерлары булачак.
Бәйрәм программасы 12:00 сәгатьтә Май чабу бәйрәмнәреннән башланачак, алар 14:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Аннары концерт башлана, артистлар сәхнәгә түбәндәге тәртип буенча чыгачак:
14:30 – Анастасия Макарова һәм Камилә Измайлова;
15:00 – Хәбиб;
15:30 – Гүзәл Уразова;
16:00 – Ваня Дмитриенко;
16:30 – Фирдус Тямаев;
17:00 – «Кар-мэн»;
18:00 – «Волга-Волга» ВИА;
18:30 – Татарстанның Дәүләт хоры;
19:00 – «Иванушки International»;
20:00 – Салават Фәтхетдинов;
20:30 – «Хор Турецкого».
Исегезгә төшерәбез, 17 мартта 8:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр «Ак Барс Арена» стадионы янындагы әйләнгеч юлда транспорт хәрәкәте һәм тукталышы вакытлыча чикләнәчәк. Шулай ук кайбер автобус, трамвай һәм троллейбус маршрутларының эше көчәйтеләчәк.
Сайлауларның соңгы көнендә 172 сайлау участогында ярминкәләр оештырылачак. Мәйданчыкларда ваклап сатудан 20-25 процентка түбәнрәк бәядән азык-төлек һәм көнкүреш химиясе тәкъдим ителәчәк.
Сайлау участоклары бүген эшли башлады. РФ Президентына кандидатлар өчен 15-17 март көннәрендә 8:00 дән 20:00 гә кадәр тавыш бирергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз