news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Туризм комитеты рәисе татар этник туризм объектларына бәя бирде

Сергей Иванов фикеренчә, Татарстанда иң билгеле татар этник объектлары Биектау районы Ямаширмә һәм Яшел Үзән районы Исәк авылларында урнашкан.

Туризм комитеты рәисе татар этник туризм объектларына бәя бирде
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 23 август, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов). ТР Туризм буенча комитеты рәисе Сергей Иванов “Казан Экспо”дагы матбугат конференциясендә татар этник туризм объектларына бәясен бирде.

Иванов беренче чиратта Биектау районы Ямаширмә авылындагы фермер хуҗалыгы – “Татар страусы” атамасы белән танылган объектны атады.

“Анда тимердән төрле эшләнмәләр ясап карарга була. Авыл хуҗалыгындагы терлекчелек һәм үсемлекчелекнең барлык төрләре дә тәкъдим ителгән. Теләгән кешеләр кунып та кала ала”, - диде Иванов. “Бу иң билгеле этник маршрут”, - диде ул.

Икенче объект дип Сергей Иванов Яшел Үзән районы Исәк авылы янында урнашкан “Татар авылы”н атады. Туризм комитеты рәисе туристларны кызыксындырырлык объектлардан аерым җил тегермәнен һәм бу объектта тәкъдим ителә торган Шырдан катыгын атады.

Бу объектлар икесе дә туризм маршрутларына кертелгән, диде Иванов. “Без барлык бу маршрутларга да ярдәм итәбез, теләктәшлек күрсәтәбез”, - диде ул. 

news_right_1
news_right_2
news_bot