ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Сергей Иванов туристлар санын 5 миллионга җиткерү максаты куелганын әйтте

23 август 2019, 14:35 , Фото: Салават Камалетдинов

Сергей Иванов туристлар санын 5 миллионга җиткерү максаты куелганын әйтте Татарстанның Туризм комитеты рәисе фикеренчә, дөньякүләм чаралардан алган тәэсирләр туристларны республикага җәлеп итүнең төп ысулы.

(Казан, 23 август, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов). Татарстан Республикасының туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Татарстанга килгән туристларны 5 миллионга җиткерү бурычы куелганын әйтте. Бу хакта ул бүген “Казан-Экспо”да узган “Халыкара чараларның Татарстанның тарихи-мәдәни мирасы өлкәсенә йогынтысы” дип аталган матбугат конференциясендә әйтте.

“2018 елда без 3,4 миллион күрсәткече белән төгәлләдек. Гомуми тырышлык белән 2024 елга, иң соң дигәндә 2025 елга 5 миллион турист булыр дип уйлыйбыз. Бу бик җитди сан”, - диде Сергей Иванов.

Комитет рәисе әйтүенчә, максатка ирешүдә төп рольне дөньякүләм чаралардан, аерым алганда быелгы “ВорлдСкиллс”тан булган нәтиҗә зур роль уйнаячак.

“Туризмда иң нәтиҗәле реклама – танышыңның киңәше. Сез күз алдына китерегез: быелгы чарадан соң күпме кеше безнең шәһәр турында язачак, социаль челтәрләрдә ун миллионлаган фотолар куелачак”, - диде Сергей Иванов.

Туризм комитеты рәисе социаль челтәрләрдә куелган фото-видеоларның уңай рухта булуына шикләнмәвен әйтте. Ул үзе аралашкан туристларның шәһәрнең матурлыгына сокланулары хакында сөйләде. “Без бу шәһәрдә үзебезне шулкадәр имин хис итеп йөрибез, дип сөйли туристлар”, - диде Иванов.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10