news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тулысынча диярлек янып беткән Йолдыз авылы балаларына Конгресс велосипедлар алган

Тулысынча диярлек янып беткән Йолдыз авылы балаларына Конгресс велосипедлар алган
https://tatar-congress.org/

Курган өлкәсе Йолдыз (Эчкен) авылы мәктәбе укучылары өчен велосипедлар сатып алынган, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы. Бу велосипедлар 12 июльдә Милли Шураның киңәйтелгән утырышында балаларга тапшырылачак.

Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты киләсе уку елына әзерлек кысаларында балаларны мәктәп формасы һәм сумкалар белән тәэмин итте.

Актанышның «Бүләк» лагеренда Россия төбәкләрендәге татар яшьләре өчен «Тел» сменасы булды. Ул 1 июньнән 8 июльгә кадәр дәвам итте. Бу лагерьда Курган өлкәсенең Йолдыз авылыннан 30 укучы һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы да ял итте, диелә хәбәрдә.

  • Тулысынча диярлек янып беткән Йолдыз (Эчкен) авылында төзелеш эшләре бара.
  • «Интертат» сайтында «Бөтен өмет Татарстанда» – янып бетә язган Йолдыз авылы турында репортаж чыккан иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100