Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тукайның туган көненә багышланган флешмоблар саны арта
Флешмобларда Габдулла Тукайның әдәби музее һәм Мәскәүнең Татар милли-мәдәни автономиясе катнашырга чакыра.
(Казан, 17 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Интернетта татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга багышланган флешмоблар саны арта бара. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Габдулла Тукай әдәби музее директоры Гүзәл Төхвәтова һәм Мәскәүнең Татар милли-мәдәни автономиясе матбугат хезмәткәре хәбәр итте.
«Габдулла Тукай әдәби музее бөек шагыйребезнең туган көненә багышлап социаль челтәрләрдә „Өйдә Тукайны укыйм“ флешмобы игълан итә. Шартлары гади: Габдулла Тукай шигырьләрен укып видеога төшерергә һәм урнаштырырга, @muztukay сылтамасы белән элергә #Тукаймузееказан #Тукайайлыгы #ӨйдәТукайныукыйм хештегларын куярга онытмаска. Сезне әлеге флешмобта катнашырга чакырабыз», — диде музей директоры.
Гүзәл Төхвәтова флешмобны 26 апрельгә кадәр үтәчәген искәртеп узды. «Сәламәт булыйк, Габдулла Тукайның шигырьләрен күбрәк укыйк», — диде ул.
«15 апрель — Габдулла Тукайны искә алу көне. Бу көнне ел саен Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллеге, Мәскәү шәһәренең Татар милли-мәдәни автономиясе вәкилләре һәм татар җәмәгатьчелеге активистлары бөек татар шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасын уздырды», — дип сөйләде автономия әгъзасы.
Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында Мәскәүнең Татар автономиясе, шагыйрьне искә алу максатыннан, «Тукайны укыйм» флешмобын башлап җибәргән. «Габдулла Тукай әсәрләрен #Тукайныукыйм #читаюТукая хештеглары белән урнаштырыгыз. Акция шагыйрьнең туган көне, ягъни 26 апрельгә кадәр дәвам итәчәк», — диде матбугат хезмәткәре.
- Искәртеп үтик, күптән түгел Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты «Минем Тукай» дип аталган флешмоб башлап җибәргән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз