420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты «Минем Тукай» дип аталган флешмоб башлап җибәрә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә институты директоры Рәдиф Җамалетдинов хәбәр итте.
«Флешмоб 16 апрельдән 26 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Катнашырга теләүчеләр Габдулла Тукай әсәрләрен укуны видеога төшереп, #МИНЕМТУКАЙ хештегы белән Инстаграм социаль челтәренә урнаштырырга тиеш була. Шигырь һәм чәчмә әсәрләрне төрле телләрдә укырга мөмкин», — диде ул.
Шулай ук шагыйрь сүзләренә язылган җыр һәм инструменталь әсәрләрнең видеоязмасын, Габдулла Тукай яки аның иҗаты буенча ясалган рәсем, фото, сынлы сәнгать әсәрләренең сканын да куярга мөмкин.
«Габдулла Тукай иҗатына, туган телебезгә битараф булмаган һәр кешегә, бигрәк тә милләттәшләребезгә, флешмобка кушылуны сорап, мөрәҗәгать итәм! Сезнең язмаларны көтеп калабыз», — дип сөйләде Рәдиф Җамалетдинов.
«Флешмоб турында тулырак мәгълүматны генераль партнерларыбыз, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Инстаграм челтәрендәге битләреннән алырга мөмкин», — диде институт директоры.