news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында яшәүче кыз керәшен җырларын иң яхшы башкаручы булып танылды

Җиңүче фикеренчә, керәшен гүзәле матур һәм зифа гәүдәле генә түгел, ә керәшен татарлары тарихын һәм гореф-гадәтләрен дә белергә тиеш.

(Казан, 21 июль, “Татар-информ”). Тукай районы Мәләкәс авылында яшәүче Эльвина Шагалиева керәшен җырларын иң яхшы башкаручы булып танылды. Бу хакта “Якты юл” газетасы яза.

Мамадыш районының Җөри авылында керәшеннәрнең “Питрау” милли бәйрәме узды. Анда Эльвина икенче урынны алды. Эльвина сүзләренчә, аның гаиләсендә әнисе ягыннан барысы да керәшеннәр. Ул балачактан керәшен җарларын тыңлап үскән. Әбисе Ольга оныгына милли гореф-гадәтләрне үтәргә өйрәткән, керәшен мәдәниятенә мәхәббәт уяткан.

Эльвинага “Керәшен гүзәле” конкурсында катнашырга “Питрау” фольклор коллективы тәкъдим иткән.

Конкурста кыз Мәләкәс авылы турында җыр башкарган, шигырь сөйләгән һәм биегән. Эльвина фикеренчә, керәшен гүзәле матур һәм зифа гәүдәле генә түгел, ә керәшеннәр тарихын һәм гореф-гадәтләрен дә белергә тиеш. Бүләкле урын алган гүзәлгә көмеш беләзек һәм 20 мең сум күләмендә акча бүләк иткәннәр. Кыз үзенә ярдәм итүчеләргә һәм җанатучыларга рәхмәт бердергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100